Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастан чираттагы гуманитар йөк юлга кузгала

Райондашлар ярдәме белән Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче тыныч халыкка ярдәм күрсәтү максатыннан гуманитар ярдәм җыелды. Һәм ул район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә юлга кузгала.

(12 апрель, “Апастово-информ”).



Җыелган төзелеш материаллары, азык-төлекләр, урын-җирләр – барысы да машинага төялде.
“Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк илтү өчен юлга кузгалабыз. Анда яшәүче халыкка ярдәм илтәбез. Үзләре соравы буенча 4 кап шифер әзерләнде. Төрле-төрле азык-төлекләр, киемнәр барладык. Райондашларыбыз бик актив катнаштылар. Аларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Оешмалар, мәктәпләр, мәчетләр, авыл җирлекләре зур өлеш кертте. Аерым кешеләр дә үзләреннән әйберләр алып килделәр. Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты, якташыбыз Марат Нуриев 2 тонна әйбер җыеп бирде. Барлыгы 18 тонна ярдәм китәчәк, - ди район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.

Гуманитар йөк төягән машина бүген юлга кузгала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев