Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апастан гуманитар ярдәм йөге озатылды

Ярдәм Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәре халкына тапшырылачак.

(25 октябрь, “Апастово-информ”).


Чит кеше бәласенә битараф булмаган райондашлар кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Бу юлы апаслылар бакчада үстерелгән яшелчә уңышы белән бүлештеләр.
Апас районы халкының бердәм булуын, гуманитар ярдәм җыю эшендә активлык күрсәтүен район башлыгы Айрат Җиһаншин да билгеләп узды.
“Без һәрвакыт бергә. Мобилизацияләнгән егетләр белән дә элемтәдә торабыз. Аларны дару, беренчел көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин иттек. Шулай ук егетләр белән очрашып та кайттык. Бүгенге көндә кабат ярдәмебезне барладык. Изге эшкә райондашлар, оешмалар да кушыла. Алар булышлыгы белән гуманитар ярдәм йөге тупланды. Барлыгы 10 тоннага якын бәрәңге, 3 тонна суган, кишер, 3 тонна он һәм 3 тонна шикәр комы зур йөк машинасына төялеп, Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәренә озатыла”, - дип белдерде район башлыгы.
Гуманитар ярдәм җыю авыл мәчетләрендә дә башкарылды. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев белдерүенчә, халык быел да гошер сәдакасын күпләп биргән.
“Гошер сәдакасы ел саен җыела. Без аны мәдрәсәләргә, мохтаҗларга тапшырып килдек. Быел исә Луганск Халык Республикасы халкына ирештерергә булдык”, - диде Мирхәт хәзрәт.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев