Апастан гуманитар йөк Лисичанс һәм Рубежное халкына барып җитте
“Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында, районыбыз кабат авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм кулы сузды.
(7 июль, “Апастово-информ”).
Райондашларыбыз ярдәмендә шактый гына гуманитар ярдәм җыелды. Йөк машинасына барлыгы 20 тоннага якын төзелеш материаллары төяп озатылды. Шулай ук әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләргә азык-төлек, киемнәр, шәхси гигиена һәм тормышта кирәкле башка әйберләр җибәрелде. Игелекле акциягә бик күп райондашлар да, эшмәкәрләр дә кушылды. Төзелеш материаллары “Фура”га, азык-төлек, кием-салым һәм көнкүреш әйберләре “Газель” машиналарына төялде.
“Безнең ярдәм кыен хәлдә калучылар өчен бик мөһим. Әлеге ярдәм аларга тормыш авырлыкларын кичерү өчен җиңеллек бирә”, - ди район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Гуманитар ярдәмне район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров җитәкчелегендәге егетләр алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев