Реклама
Җәмгыять
Апастан гуманитар йөк хәрби операциядәге егетләргә барып җитте
Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация мобилизацияләнгән якташларга гуманитар ярдәм илтү өчен хәрби операция зонасына барды.
(20 февраль, “Апастово-информ”).
Ерак юлны үтеп, егетләр белән күрешеп, ярдәмне район башлыгы Айрат Җиһаншин шәхсән үзе тапшырды. Ул якташларыбызны 23 февраль – Ватан сакчылары көне белән котлады.
“Беренче көнне Луган Халык Республикасында хезмәт итүче егетләр, полк җитәкчелеге белән очраштык, штабның команда пунктында булдык. Икенче көнне Донецк Республикасында хезмәт итүчеләр янына бардык. Егетләр белән сөйләштек, хезмәт шартларын карадык”, - дип хәбәр итә район башлыгы Айрат Җиһаншин үзенең социаль челтәрдәге битендә.
Алданрак без, гуманитар йөктә җылы киемнәр, генераторлар, тепловизорлар, җылыту пушкалары, бензин пычкылары, мичләр, көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре булукын хәбәр иткән идек. Шулай ук хәрбиләргә өч “УАЗ” машинасы тапшырылды.
“Егетләребез дә барлык апаслыларга күп итеп сәлам җибәрделәр һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр! Егетләрнең дә, безнең дә тырышлык Җиңү көнен якынайтсын иде”, - ди район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев