Апастан Камалетдиновлар гаиләсе шатлыклы мизгелләр кичерә
Апаста яшәүче Илдар һәм Альбина Камалетдиновлар солдат уллары Рөстәмне каршы алды.
(12 июль, “Апастово-информ“).
Рөстәм узган ел югары уку йортын тәмамлап, хәрби бурычын үтәргә армия сафларына китте. Йошкар-Олада ракета гаскәрләрендә хезмәт итте ул. Туган йортыннан читтә дә сынатмады егет. Аның турында һәрчак яхшы хәбәрләр килеп торды.
Гаиләсе, туганнары, якыннары, дуслары солдат егетне сагынып каршы алды.
“Оныгым белән горурланам. Ул үсеп килә торган энекәшләренә дә үрнәк“, - ди дәү әнисе Нурия апа Галләмиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев