Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастан киткән гуманитар йөк якташларыбызга тапшырылды

Районнан ерак юлга, хәрби операция зонасына киткән делегация егетләребез янына барып җитте.

(27 март, “Апастово-информ”).


Гуманитар ярдәм, барлык кирәкле әйберләр, машиналар, якыннары юллаган күчтәнәчләр алгы сызыктагы егетләргә тапшырылды.


“Без мобилизацияләнгән апаслылар хезмәт иткән барлык җирләрдә булдык. Егетләр белән күрештек, аралаштык, үзебезнең йөрәк җылыбызны, туган якның сәламнәрен җиткердек. Егетләр белән элемтәдә торабыз. Аларга булышырга һәрчак әзер. Ярдәм итүгә үз өлешен керткән барлык райондашларга, иганәчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм! Алла боерса, егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырлар. Җиңү белән көтәбез!” - дип хәбәр итә район башлыгы социаль челтәрләрдә.


Гуманитар йөк илтү өчен ерак җирләргә киткән райондашларыбызның да исән-имин кайтып җитүен телибез! Игелекле эшләре юлларын уң итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев