Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастан Луганск Республикасына гуманитар ярдәм китте

Районнан Татарстан Республикасы шефлык итүче Луганск өлкәсенең Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк юлга кузгалды.

(4 июль, “Апастово-информ”).


Игелекле эш белән юлга кузгалган делегацияне район башлыгы Айрат Җиһаншин озатып калды.

“Әлегә кадәр дә “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында игелекле чараларга кушылдык. Бу көннәрдә район активы тәкъдиме белән аерым гуманитар ярдәм җибәрергә булдык. Биредә эшләүче егетләр белән элемтәгә чыгып 20 тоннага якын төзелеш материаллары төядек. Анардан тыш әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләргә азык-төлек, кием, шәхси гигиена һәм башка көндәлек әйберләр җибәрдек. Акциядә катнашкан райондашларга, җитәкчеләргә, иганәчеләргә, якташларга рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә дә бергәләп авыр хәлдә калган халыкларга булышырга ниятлибез”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.


Төзелеш материаллары – цемент, такталар, рубериод, кадаклар аерым “Фура”га төялде. Авык-төлекләр – бәрәңге, суган, токмач, төрле ярмалар, су һәм шәхси гигиена кирәк-яраклары, кием-салымнар “Газель”ләрдә урын алды. Аларны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров җитәкчелегендәге егетләр илтә китте.

Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев юл догалары укып, изге теләкләрен юллады.


“Без бу җирдә бер-беребезгә туган булып яшәргә тиеш. Туганлыкны белгертер өчен ярдәм чараларына алындык. Ярдәм итү – саваплы эш. Без - эшчән, булдыклы халык. Изге эшне матур гына башкарып, шатлык белән күрешергә язсын”, - диде Мирхәт хәзрәт.


Машиналар бер сафка тезелеп ерак юлга кузгалды. Исән-имин барып, хәвеф-хәтәрсез әйләнеп кайтырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев