Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастан мобилизациядә катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм китте

Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге Апас районы делегациясе мобилизацияләнгән якташларга гуманитар ярдәм илтү өчен чираттагы юлга кузгалды.

(23 март, “Апастово-информ”).


 

“Мобилизация кысаларында махсус хәрби операциядә булган егетләр янына - Донецк һәм Херсон өлкәләренә җыенабыз. Алда 6 мең чакрым юл көтә. Бу юлы ярдәм чаралары 3 миллион сумга якын. 2 “УАЗ” машинасы һәм мобилизацияләнгән егеткә дуслары тарафыннан бирелгән “Нива” машинасы алып барабыз. Шулай ук тепловизор, генератор, пычкылар һәм башка кирәк-яраклар бар. Азык-төлек, киемнәр җыелмасы да зур ярдәм булыр дип ышанабыз. Егетләр белән очрашып, хәлләрен белеп, ярдәм чараларын тапшырып кайтырга исәп. Иганәчеләребезгә зур рәхмәт, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.


 

Бу сәгатьләрдә йөк төялгән машиналар ерак юлга кузгалды. Райондашлар изге теләкләр юллап озатып калды. Чарада форпостчылар, хәрби хезмәт ветераннарының җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, вәкилләре катнашты.



Татарстан Республикасының Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Координацион Советы Төбәк җәмәгать оешмасының Апас бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин барлык әйберләрнең ияләренә барып җитүен, махсус хәрби операциядә катнашучыларның исән-имин туган якларга кайтуын теләде.

Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев юл догаларын ирештерде, хәер-фатыйхасын бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев