Реклама
Җәмгыять
Апастан мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм озатылды
Гуманитар ярдәм өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган районыбыз егетләренә тапшырылачак.
(19 октябрь, “Апастово-информ”).
Районда мобилизацияләнүче райондашларыбызның язмышына битараф булмаган һәркем “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды. Хезмәт коллективлары, төрле иҗтимагый оешмалар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, мәктәп укучылары, авыл җирлекләре дә үз өлешен кертте.
“Мобилизацияләнгән районыбыз егетләре өчен махсус көнкүреш кирәк-яраклары җыелмасы тупланды. Аларны район башлыгы Айрат Җиһаншин егетләргә шәхсән үзе тапшырачак. Бүген район башлыгының егетләр белән очрашуы көтелә”, - дип белдерде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Гуманитар ярдәм җыю эшен хәрби хәрәкәтләр ветераннары да алып алып бара.
“Без - хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан әфганчылар, десантчылар, чик сакчылары үз чиратыбызда ярдәм итәргә алындык. Хәрбиләр өчен оекбашлар, эчке киемнәр алдык. Барыбыз да андагы вәзгыятьне бик яхшы аңлыйбыз. Чөнки үзебез дә окопта яткан, кулга корал тоткан кешеләр”- диде Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев