Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастан Рәшит абый Сәлахов башкалада район данын яклады

Эчке Эшләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе Казанда Өлкәннәр көне уңаеннан «Автобабай» бәйгесе үткәрде. Әлеге бәйгегә 60 яшьтән югары ир-атлар, 55 яшьтән югары хатын-кызлар катнашты.

(13 октябрь, “Апастово-информ”).



Бәйгедә безнең район данын Апастан Рәшит Сәлахов яклады.

Рәшит абый Сәлахов машина йөртү таныклыгын 1967 елда ала. Шул елда ук иске генә машинаны төзекләндереп чыгып, чәчү эшләрендә катнаша. 56 ел руль артында ул. Төгәл, пөхтә, һәр хәрәкәтен уйлап ясаучы, юл кагыйдәләренә буйсынучы шофер буларак, әллә ни зур штрафлар түләгәнен дә хәтерләми.

 

-Районның һөнәр училищесында 30 елга якын шоферлар әзерләүгә өлеш керттем. Аннан ДОСААФ оешмасында булачак машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төшендердем. Юлда йөрү кагыйдәләрен биш бармагым кебек беләм дисәм дә, яңалыклар кереп тора. Үзгәрешләрне карап, төшенеп барырга тырышам, - ди Рәшит абый.
 

Рәшит Сәлахов барлык республикадан җыелган машина йөртүчеләр арасында алтынчы урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев