Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастан Ринат абый Шакиров Гран - при иясе

Буа районында узган IV төбәкара “Уйнагыз гармуннар” фестивалендә катнашып барысын да таң калдыра ул.

(6 нчы июнь, “Апастово-информ”).


Якын дусты чакыруы буенча, тальян гармунын кыстыра да күрше районга юл ала Ринат абый. Биредә Буа районының барлык авылларыннан, Чувашия авылларыннан, Ульяновскийдан бик күп гармунчылар катнаша.
“Шулар арасында мин Апастан үзем генә идем. Бездә бик зур бәйрәм була дип дустым чакырды. Чыннан да Әлки, Әнкабә, Исәк авыллары арасындагы мәйданда чын Сабантуй булды. Ахырдан икенче булып тальянымда Татар халык көйләренә тезмә уйнадым да утырып торам. Котлыйбыз, сез Гран-при иясе дигәч аптырап киттем. Казандагы “Буа якташлык җәмгыяте” Президенты Ирек Закиров Диплом һәм акчалата бүләк тапшырды”, - дип шатлыгы белән уртаклашты Ринат абый.
Чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз Ринат абыйны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев