Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастан Рәмис Ибраһимов 30 ел үзе ясаган тракторда йөри

Рәмис абый Ибраһимов тимер атын моннан 30 ел элек ясаган. Трактор әле дә уңган куллы хуҗасына хезмәт итә.

Рәмис абый төзелеш оешмасында 20 ел токарь булып эшли. Тракторын да шул елларда җыя.

“4-5 ел буе җыйдым. Тракторым – өйдә ярдәмче. Барлык эшне дә шуның белән эшлим. Бик уңышлы техника булды. Аны ясаганда миңа 36 яшь кенә иде. Трактор утын, печән алып кайту, кар түгү кебек эшләр өчен кул астында үземнең техникам бар. Кешегә ялынасы юк. Документларын да ясаттым, техник карау да узган, иминият таныклыгы да бар“ , - ди Рәмис абый.

Техника ватылмыйча да тормый. Уңган куллы хуҗа өчен төзәтеп кую да әллә ни кыенлык тудырмый.

“Хәзер бит бөтен җиһазларны да табып була. Тиз генә төзәтеп куям. Үзең йөргән техниканы тавышыннан да таныйсың инде“, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев