Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастан Рәмис һәм Тәгъзимә Ногмановлар кабакларның төрлеләрен үстерәләр

Хәтта гаилә башлыгы үзе кабакны тутырып, духовкада пешерергә ярата.

–Быел кабакның 4 төрле сортын утырттык. Барлыгы 127 кабак җыеп алдык. Груша формасындагы кабагыбыз да бар. Аның иң авыры 9 килограмм иде. Кабак боткасы, чүлмәк рәвешендәгеләрен фарш, дөге яки карабодай ярмасы белән тутырып пешерү, кабаклы мантый безнең яраткан ризыкларыбыз- – ди Рәмис Ногманов.

Апаста яшәүче Рәмис Ногмановтан кабак пешерү серләре. Ә ир-атлар пешергән ризык аеруча да тәмле була:
–Уртача зурлыктагы кабакның өстен ачабыз һәм эчен чистартабыз. Аннан, көеп китмәсен өчен, кабакның эчен дә, тышын да сыек май белән майлыйбыз. Эчлекне алдан ук әзерлибез. 1 стакан бүрттергән дөгене чыгартылган ит белән бутыйбыз һәм үзегез яратканча тоз белән борыч салабыз. Аннан тыгыз итеп кабак эченә эчлекне тутырабыз һәм өстенә бер аш кашыгы эретелгән сыер мае салабыз. Ачкан капкачын өстенә томалыйбыз һәм мичкә тыгабыз. Уртача кызулыкта 2 сәгать пешәү Әлеге ризыкның файдасы язып кына бетерерлек түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев