Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастан Сөнгатуллиннар гаиләсе “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы нигезендә сертификат алды

Районнан яшь гаиләгә торак шартларын яхшыртуга субсидия алырга сертификатлар тапшырылды.

(2 сентябрь, "Апастово-информ").


Торак мәсьәләсен хәл итүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Татарстан Республикасының Яшьләр министрлыгы аша «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» республика ярдәмче программасы гамәлгә ашырыла. Ул балалы гаиләләргә торак бәясенең 35% ын, баласы булмаучыларга 30 процентын дәүләттән түләүсез субсидия белән капларга мөмкинлек бирә.

Әлеге мөмкинлеккә Апастан Илдар һәм Алсу Сөнгатуллиннар ия булды.

Сертификатны район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов тапшырды.

"Тормышыгызны уңайлы итү өчен ярдәм булсын. Чын күңелдән котлыйбыз сезне“, – диде Айрат Хәсәнов.

Районның яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов әлеге программада 35 яшькә кадәр гаиләләр катнаша алуын билгеләп үтте. Сораулар белән яшьләр эше бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белдерде.

“Башта куркып калган идек. Программада катнашуыбыз юкка булмады. Яшь гаиләләргә ярдәм итүче һәркемгә рәхмәт“, – диделәр Сөнгатуллиннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев