Апастан тагын бер төркем мобилизацияләнүче ир-егетләрне озаттылар
Егетләр өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылды.
(25 октябрь, “Апастово-информ”).
Район хәрби комиссариатына иртәдән үк илебез тынычлыгы өчен хезмәт итәргә әзер булган егетләр, аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләре, якыннары, дуслары җыелды. Бирегә килгән һәркем Ватан алдында булган бурычны җаваплылык белән үтәргә кирәклеген аңлады. Иң авыр аерылышу мизгелләре кичергән әти-әниләр дә күз яшьләре аша горурлык хисләре кичерде.
Иске Әнәледә яшәүче 4 ир бала тәрбияләп үстерүче Рушан һәм Зөхрә Заһидуллиннар кабат әнә шундый кичерешләр белән яндылар. Әле кайчан гына бу гаилә махсус хәрби операциядә катнашкан улларын Фәнис Заһидуллины каршы алган иделәр. Бүген инде олы улларын Ранисны хәрби хезмәткә озатырга килделәр.
“Бертуган энем махсус хәрби операциядә катнашып кайтты. Контракт буенча хезмәт итте. Мин дә үз чиратымда илем алдында булган бурычымны намус белән үтәрмен. Барысы да яхшы булачагына ышанам”, - диде Ранис Заһидуллин.
Иске Әнәледә яшәүче Сәгыйдә апа Заһидуллина да күз яшьләре аша улы белән горурлануын белдерде.
“Улым Наил Заһидуллин ике ел Владикавказда хәрби бурычын үтәде. Беркайчан да авырлык китермәде. Гаилә корды, тормыш иптәше Чулпан белән ике ир бала тәрбияләп үстерәләр. Исән-сау гына булсын инде”, - дип елый-елый теләк теләде.
Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов егетләргә җитәкчелек исеменнән олы рәхмәтен җиткерде. Егетләргә беренче кирәк-яраклар җыелмасы тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев