Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апаста“Яшүсмер-гаилә“ кисәтү акциясе бара

Районда 10 августтан “Яшүсмер-гаилә“ кисәтү акциясе башланды. Ул 25 августка кадәр дәвам итәчәк.

(19 август, “Апастово-информ“).


Әлеге чараның максаты социаль-авыр хәлдә калучы балаларны ачыклау, аларга хокукый, психологик һәм башка төр ярдәм күрсәтү.

Реклама

“Акция барышында хакимият, эчке эшләр органнары, яшьләр эше бүлеге, мәшгульлек һәм социаль яклау, мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре көче белән төрле чаралар оештырыла. Яшүсмерләрнең мәшгульлекләре, гаиләдә тәрбия шартлары ачыклана. Шул ук вакытта аларның җәйге ялы һәм сәламәтлеген кайгырту буенча чаралар үткәрелә. Спиртлы эчемлекләр кулланучыларны ачыклау, аларга вакытында ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән эш тә планга кергән“, – ди балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гөлнара Маликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев