Реклама
Җәмгыять
“Апастово-информ” филиалы җитәкчесе Гүзәл Хилавиева Рәхмәт хатларына лаек булды
“Йолдыз” (“Звезда”) газетасының 90 еллык юбилее уңаеннан хезмәттәшләребез республика җитәкчелеге бүләкләренә лаек булдылар. Бәйрәм тантанасында зур бүләкләр тапшырылды.
(21 октябрь, “Апастово-информ”).
Газетаның баш мөхәррире, “Апастово-информ” филиалы җитәкчесе, Гүзәл Хилавиева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук “Татмедиа” һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә баш мөхәррирне җылы котлап, Рәхмәт хатын тапшырды.
Баш мөхәррир Гүзәл Хилавиева 2012 елдан бирле “Апастово-информ” филиалы белән җитәкчелек итә. Вакытлы матбугатка язылу чорында “урак өстенең” кызулыгын тулысынча аңлап, борчылып йөрүче, коллективлар, җирлекләр белән элемтә урнаштырып, өч йортка бер “Йолдыз” язылуга ирешү аның тырышлык нәтиҗәсе. Баш мөхәррир буларак, иң җитди темаларны язуны да үз өстенә ала һәм укучыга җиткерә. Бу вазифадан тыш районда күп кенә җаваплы җәмәгать эшләренең дә үзәгендә кайный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев