“Апастово-информ” филиалы кызлары ир-егетләрне бәйрәм белән котлады
23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ир-егетләребез котлаулар кабул итте.
(21 нче февраль, “Апастово-информ”).
“Апастово-информ” филиалы кызлары ир-егетләрен бәйрәм белән тәбрикләп бүләкләр тапшырдылар.
“Сез безнең саклаучыбыз да, яклаучыбыз да. Һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торасыз. Сезгә сәламәтлек, тынычлык, гаиләләрдә тигезлек, иминлек, балалар-оныклар игелегендә яшәргә язсын”, - дигән теләкләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев