“Апастово-информ” филиалының веб-редакторы Алия Тимургазиева икенче тапкыр әни булды
Тормыш иптәше Адель, әти-әниләре, туганнары белән бергә кызларын бала тудыру йортыннан алып чыктылар.
(5 нче апрель, “Апастово-информ”).
Адель белән Алия Тимургазиевлар уллары Амильгә иптәшкә кыз бала алып кайттылар. Кызларына Амелия дип исем куштылар.
Яшь гаиләне коллективыбыз белән котлыйбыз. Сәламәтлектә, тынычлыкта, тигезлектә, муллыкта үстерсеннәр сабыйларын. Үрнәк, бәхетле гаилә булып әти-әниләрен шатландырып гомер итсеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев