Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Апастово-информ” – Республикада беренче!

Коллективыбызда күптән көтелгән вакыйга. Капиталь төзекләндерүдән соң «Татмедиа»ның «Апастово-информ» филиалы бинасы кабат үз ишекләрен ачты һәм район газетасы 90 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бинаның тарихына күз салсак, ул 1972 елда төзелә башлый. Районның мәдәният йорты янындагы бинадан, хезмәткәрләр 1973 елның октябрь аенда яңа урынга күчәләр. Озак еллар эчендә җиңелчә генә төзекләндерүләр ясалса да, зур үзгәрешләрне күрмәгән коллективыбыз, бу көннәрдә яңа, заманча, якты, җылы бинага күчте. Эш бүлмәләре яңа җиһазлар белән тулыланды.

-Хезмәт коллективлары белән танышып йөргәндә үк, бинага төзекләндерү кирәген аңладым. Бу гади генә бина түгел. Газета район халкы белән безнең арада күпер булып тора. Әлеге күпер аша уза торган мәгълүматлар барысы да мөһим. Хезмәткәрләр район сулышын сизеп, туплап халыкка җиткерә. Киләчәктә дә шул күпер ныгысын. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Шулай ук газетаны барлап торган, бүгенге көнгә җиткергән өлкән буынга ихтирамым чиксез. “Йолдыз” ул – район өчен тарих, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.

Коллективның шатлыгын уртаклашырга дәрәҗәле республика вәкилләре, тирә-күрше район газеталарының баш мөхәррирләре, өлкән хезмәттәшләребез, үзхәбәрчеләребез, иганәчеләребез, тугры дусларыбыз килде. Һәрберсе бина белән танышып, үз бәясен бирде, теләкләрен җиткерде, өлкән буын үзләре эшләгән еллар белән чагыштырып, уңайлыкларга соклануын белдерде.

-Бинаның нинди хәлдә булуын күпләр белә иде. Килгән газета укучыларыбыз да безне яңа шартларда эшләтү турында хыялланды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин да нинди шартларда эшләгәнебезне күрде һәм Республика Президентына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бик рәхмәтлебез. Инде тагын да яхшырак эшләүне максат итеп куябыз, - диде «Апастово-информ» филиалы җитәкчесе Гүзәл Хилавиева.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әлеге чараның район өчен генә түгел, барлык массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләр өчен дә зур вакыйга булуын билгеләп үтте.

-Редакцияләр игътибар тоя башлады. Бу эшне Апас районы башлап җибәрде. Якты, матур, бөтен шартлар тудырылган. Мондый шартларда журналистларның статусы үзгәрер, хөрмәте күтәрелер, эшләре җиңеләер, эшләве рәхәтрәк булыр дип уйлыйм. Район журналистларының эше аеруча да җаваплы. Алар үзенең язучысын, укучыларын таный, яшәешен күреп тора. Халык белән һәрчак элемтә тотып, аралашып яши. Бу эшне үз шөгылеңне яратмасаң эшләп булмый, - диде җитәкче.

Ул район башлыгы Айрат Җиһаншинга “Апастово-информ” коллективына, эшләү һәм журналистларга һөнәри үсешләренә уңай шартлар тудыруга ярдәм иткәне өчен, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

«Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та коллективның эшенә зур бәя куйды, халыкчан газета, яңалыкларга бай телекомпания булуын, гади хезмәт кешеләре, язмышларга зур урын бирелүен җиткерде һәм 90 еллык юбилей бүләге итеп фотоаппарат тапшырды.


Ачылыш барышында район газетасының тарихына кабат-кабат мөрәҗәгать ителде. Бинаның диварында газетаның баш мөхәррирләре фотосурәтләре куелды, «Йолдыз» газетасының башлангычы булган - латин графикасында чыккан иң беренче “Комбайн” исеме астындагы саны да урнаштырылды. Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мирас елы һәм Татарстанда цифрлаштыру елы уңаеннан үткәннәрне бүгенге белән бәйләүче күп кенә тарихи мәгълүматлар яңгырады. Хезмәткәрләрнең яңа компьютерлар, аппаратуралар белән эшләве билгеләп үтелде.

“Татарстан - Яңа гасыр» телерадикомпаниясе генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты, республиканың журналистлар Союзы рәисе Илшат Әминов редакциядәге үзгәрешләрне зур казаныш, зур күренеш булуын әйтте.


Шулай ук “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да безнең шатлыкны бүлешеп, изге теләкләрен җиткерде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев