“Апастово-информ”да хәвефсезлек сәгате узды
Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев “Йолдыз” (“Звезда”) газетасы редакциясе һәм “Апас хәбәрләре” коллективлары белән очрашып, юл куркынычсызлыгы, шоферлар арасында иң еш кабатланган хаталар турында сөйләде.
(23 апрель, “Апастово-информ”).
“Барыгыз да руль артында йөрисез. Кагыйдәләрне төгәл үтәп, ашыкмыйча гына, сак һәм игътибарлы йөрсәгез иде. Юл аек акыл белән йөрүне таләп итә”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев