Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Апастово-информ”ның баш хисапчысы Гөлфизә Зәйнуллинаның хезмәте республика күләмендә хөрмәтләнде

Гөлфизә Зәйнуллина Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

(21 октябрь, “Апастово-информ”).


Татар Черкене авылы кызы Гөлфизә моннан 31 ел элек типографиягә эшкә килә. Үзе салган сукмактан кыю адымнар белән атлап, хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелә. Иң элек типографиядә машина белән хәрефләр җыючы, аннан редакциядә газета, китап, бланкалар басучы булып эшли. 2008 елда “Йолдыз“ газетасы редакциясенә баш хисапчы булып билгеләнә. Әлеге вазифада аңа районның мәгариф бүлегендә һәм Кайбыч районының хуҗалыкара төзелеш бүлегендә хисапчы булып эшләгәндә туплаган тәҗрибәсе ярдәмгә килә.

Замананың һәр яңалыгын беренчеләрдән булып үзләштереп, “Татмедиа“ җәмгыятендә үз урынын булдыра. Массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы һәм “Татмедиа“ җәмгыяте тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары шуның ачык мисалы. Газетаның 90 еллык юбилеен да хезмәт нәтиҗәләре белән каршы алды ул.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев