Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасыбызның йөзьяшәр әбисе – Нурҗиһан Моталлапова вафат

Әле 6 июль көнне генә, Олы Бакырчы авылында яшәүче Нурҗиһан әби Моталлапованы 100 яшьлек олы гомер бәйрәме белән котлап, Ил башлыгының, район җитәкчелегенең котлауларын ирештереп кайткан идек.

(20 июль, “Апастово-информ”).


Инде күңелсез хәбәр килеп иреште. Нурҗиһан әби вафат булган.

Нурҗиһан әби озын гомер юлында авырлыкларны да, бәхетле мизгелләрне дә күп кичергән. 8 яшьлек чагында әнисе үлеп киткән. Үги әни белән яшәгән, кыерсытылган чаклары да күп булган. Сугыш вакытында Молотов урманында агач кискән, Брянск шәһәрендә электр заводы корылышында хезмәт куйган. Ашарга юк, өстә дә, аякта да бер кат иске кием булса да, хезмәттә сер бирмәгән.

"Кырдан черек бәрәңге җыеп ашап, “мәтык” коймаклары пешереп кенә исән калдык без. Ә хәзер җаның ни тели, күпме тели бар да бар", - дип сөйли иде ул.

Сугыштан соң, Нурҗиһан әби бер аягын өздереп кайткан Шәйхуллага кияүгә чыга. Биш балага гомер бүләк итәләр. Фаҗигале төстә сеңелесен югалткач, аның улын да үз тәрбиясенә ала ул. Барлык тырышлыкларының, изгелекләренең нәтиҗәсе булып, гомеренең соңгы мизгеленә кадәр балалары, онык-оныкчыклары өчен бик тә кадерле булып яшәде. Улы Әлфәт һәм килене Ландыш тәрбиясендә, җитеш тормышта, кадер-хасияттә гомер кичерде.

Нурҗиһан әбинең балаларының, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев