Апасыбызның гүзәл табигате, тарихи урыннары танылган рәссамнарның картиналарында сурәтләнәчәк
Районда Россия һәм Татарстан рәссамнарының пленэр-симпозиумы уза.
(1 июнь, “Апастово-информ”).
Районга Илебезнең төрле төбәкләрендә иҗат итүче танылган рәссамнар килде. Яшьлек еллары Апас төбәге белән бәйле булган танылган скульптур Эдгар Филипов җитәкчелегендәге рәссамнар төркеме ике атна дәвамында ачык һавада иҗат итеп, картиналар күргәзмәсен бүләк итеп калдырачаклар, рәсем сәнгате белән кызыксынучылар өчен мастер-класслар үткәрәчәкләр.
Рәссамнар Апасның тарихи урыннары белән таныштылар, район башлыгы Айрат Җиһаншин, Сара Садыйкова исемендәге сәнгать мәктәбе укучылары белән очраштылар. Районыбызның яшь рәссәмнарының эшләрен карап, соклануларын белдерделәр.
“Апасны мин үземнең Кече Ватаным дип атыйм. Бик якын күрәм. Чөнки мин биредә белем алдым һәм сынлы сәнгать дөньясына юл алдым. Остазым Фирдәүсә Абдуллина апа ярдәме белән беренче иҗат җимешләрем туды. Бүген биредә шөгыльләнүче балаларның эшләрен сокланып карадым. Рәсем сәнгатенә гашыйк балалар булуына бик шатландым”, - диде Эдгар Филипов.
Рәссамнар теләктәшлек күрсәткән район башлыгы Айрат Җиһаншинга хөрмәт белдерделәр.
“Апас районына аяк басу белән чисталыкка, төзеклеккә сокландык. Биредә матурлыкка шул ук вакытта тарихи үткәнгәнгә, патриотлык хисләре тәрбияләүгә нык игътибар бирелә”, - диделәр алар.
Россиянең төрле төбәкләрендә иҗат итүче рәссамнарның 90 эше Апас туган якны өйрәнү музеенда “Аргамак” рәсемнәр күргәзмәсендә дә урын алды. Район җитәкчелеге һәм Бөтенрәсәй рәссамнар союзы әгъзалары тарафыннан районның гүзәл табигатен, вакыйгаларын һәм шәхесләрен чагылдырган сурәтләр ясау турында килешү төзелгән иде. Әлеге килешү нигезендә бу көннәрдә рәссамнар районыбызның гүзәл табигатен, тарихи урыннарын сүрәтләнгән картиналар иҗат итеп, Апасыбызга багышланган махсус күргәзмә тәкъдим итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев