Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Апуш» студиясе спектакле «Театральное Приволжье» театр фестивалендә I урын алды

«Апуш» театраль студия «Театральное Приволжье» фестивалендә I урын яулаган. Студия үзенең «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен тәкъдим иткән.

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «Апуш» студиясенең кураторы Гүзәл Сәгыйтова сүзләре буенча, «Театральное Приволжье» теарт фестивалендә күп кенә көчле спектакльләр күрсәтелеп узган, шуңа күрә дә әлеге җиңү алар өчен күз карасы кебек кадерле.

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклендә Апуш ролен башкарган Əмир Исрафилов лауреат булган. Һәм шулай ук, «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Музыкаль бизәлеш» номинациясендә дә җиңү яулаган. Спектакльнең композиторы Зөлфәт Вәлиуллин булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев