Асия әби Шәрәфиева: “Ятимлекнең ни икәнен белеп үстем”
Каратунда яшәүче Асия әби Шәрәфиева 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(12 март, “Апастово-информ”).
Аны олы юбилее уңаеннан, район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов, Каратун җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев тәбрик иттеләр һәм район башлыгының котлауларын ирештереп, бүләк тапшырдылар.
Асия әби гомере буе хезмәттә булган. Элемтә бүлегендә, соңрак май заводында эшләгән.
-42 ел стажым бар. Укырга насыйп булмады. Заманабыз шундый иде. Тормышның катлаулы чорына ятимлек тә өстәлде. Ятимлекнең ни икәнен белеп үстем. Әнине гомер буе сагындым. Хезмәт итеп, тормышны яратып яшим”, - ди ул.
Күзләр тимәсен, Асия әби үз аягында йөри, укый-яза белмәсә дә, зиһене әйбәт, догаларын өйрәнгән, ил-көн яңалыклары белән хәбәрдар. Ашарларына да әзерли, әле камыр ризыклары да пешереп куя. Балаларына рәхмәт укып, канәгать булып гомер итә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев