Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ата-аналар комитетлары белән онлайн рәвештә очрашу узды

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ата-аналар комитетлары җитәкчеләре белән очрашты.

(4 сентябрь, “Апастово-информ”).


“Ата-аналар комитетлары белән ай саен очрашып, балаларның мәшгульлекләре буенча сөйләшүләр үткәрәбез. Бүген очрашуда яңа уку елы, ашханәләрдә балаларның тукланулары ничек оештырылганлыгы хакында сөйләштек. Бу мәсьәлә буенча махсус комиссия төзелгән. Ата-аналар, укытучылар белән бергәләп балаларның менюсы турында киңәшләшәбез. Канәгатьсезлек очракларын да матурлап аңлашабыз. Очрашуда шулай ук кичке якларда балаларны күзәтүсез йөртмәү буенча законның үтәлешен һәм социаль челтәрләрдәге тормышларын контрольдә тоту мәсьәләләре хакында да сөйләшүләр алып бардык", - дип хәбәр итте Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев