Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Атаклы райондашыбыз Габделфәрит Рәхимов истәлегенә узган көрәш ярышының баш батыры тәкәгә ия булды

Баш батыр булып Чүрибураш егет Раян Нургалиев танылды.

(13 октябрь, “Апастово-информ”).



Көн дәвамында барган көрәш турнирында иң көчле көрәшчеләр ачыкланды. Җиңүчеләргә Мактау Грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Көрәшнең абсолют батыры исеменә Чүрибураш авылыннан Раян Нургалиев лаек булды. Баш батыр тәкә белән бүләкләнде. Югары күрсәткечләргә ирешкән Апас спорт мәктәбе көрәшчеләре командасы беренчелекне яулдаы һәм Кубокка ия булды.


Көрәш турнирын оештыручы Рәмис һәм Фәрит Рәхимовлар келәмдә бил алышкан асыл егетләргә рәхмәт сүзләрен ирештереп, алга таба да уңышлар теләделәр.

“Безнең әти Габделфәрит Рәхимов та тырыш булды, намус белән хезмәт итте, яхшылыкка омтылып яшәде. Безне дә тормышта югалып калмаска, хезмәтне сөяргә өйрәтте. Хөрмәтле егетләр! Көрәш келәмендә батыр булган кебек, тормышта да тырыш һәм батыр булыгыз. Авырлыклар алдында югалып калмагыз”, - дип теләде Габдельфәрит Рәхимовның улы Рәмис Рәхимов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев