Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әти-әни, ике канатым Сез!

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет.

Язмам - 50 ел бергә, иңне-иңгә куеп, борчуын да, шатлыгын да уртак итеп яшәүче, сикәлтәле тормыш юлыннан атлаганда бер-берсенә булган саф хисләрен, чиксез хөрмәтен югалтмаучы ңң кадерле кешеләрем - әти-әнием хакында. 
Шушы көннәрдә алар иң зур бәйрәмнәрен - алтын туйларын каршыладылар. Апаста яшәүче Әсгать һәм Зөһрә Җәләлиевлар районыбызда яшәп, эшләп, лаеклы ялга чыккан кешеләр. Әтиебез Олы Бакырчы авылыннан. Озак еллар “Йолдыз” газетасында журналист, җитәкче булып эшләде. Үткен каләмле булуы, дөреслекне, гаделлекне яратуы белән ул үзенә карата райондашларыннан һәрчак ихтирам тойды. Әтиебез шулай ук колхоз рәисе булып та эшләп алды. 
-Мин үземне чиксез бәхетле саныйм. Журналистиканың алтын чорында эшләдек. Ул вакытта журналист язмасына, аның фикеренә игътибар аеруча зурдан иде. Әлбәттә, җаваплылык та зурдан булды, - дип сөйли әти хезмәт юлын искә алып. 
Әниебезнең балачагы - Төмән шәһәрендә узган. Буйга җитеп, кунакка авылга кайта башлагач, әтиебезне очраткан. Бик яшьли гаилә корганнар. Әниемнең яшьлеген мин бик горурланып искә алам. Һәрчак зәвык белән генә, килешле киенеп, үкчәле туфлиләрен киеп, өебездән ерак урнашкан эшенә чыгып китәр иде. Ул заманда машинада җилдерүләр сирәк. Ерак араны җәяү йөреп, ничек армаган да, зарланмаган да икән ул. Озак еллар ул районыбызның тегү ательесында кабул итүче булып эшләде. Оешманың ишекләрен беренче булып ул ачып керә иде. Оста тегүчеләр янәшәсендә остарып, үзе дә безгә кием-салым тегәргә яратты. 
Әти белән әни гомере буе гаиләсе, балалары өчен өзелеп яшиләр. Без яшьтән үк аларның бер-берсенә булган җылы карашын, күңел назын, мәхәббәтен күреп, сизеп үстек. Балалары, оныклары өчен утка-суга керергә дә әзер алар. Үзебез инде бик күптәннән әни булсак та, безне күз карашыннан аңлап, кайгыртып, көн саен хәлебезне белешеп торалар. 
Әти белән әни безне - өч кызын кадерләп-назлап үстерделәр, олы тормыш юлына чыгардылар, белем алырга ярдәм иттеләр. Үз үрнәкләрендә тырыш, гаделлекне яратучы, йомшак күңелле, шул ук вакытта тормыш авырлыкларына бирешмәүчән, көчле рухлы булырга өйрәттеләр. Бүгенге көндә алар 8 онык сөеп, алар өчен сөенеп, киңәшләрен биреп яшиләр. Әле яңа гына иң нәни оныклары Камиләбез дөньяга аваз салып, дәү әти белән дәү әнисен чиксез бәхетле итте. 
Ландыш Гайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев