Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Атлар янында көн узганы сизелми дә”

Апас районы Зур Күккүз авылыннан Равил һәм Суфия Галиуллиннар инде лаеклы ялда.

(12 июль, “Апастово-информ”).


Тыныч кына яшәр чорга җитсәләр дә, гомерләрен тырыш һәм тынгысыз хезмәттә уздырган хуҗа белән хуҗабикә эштән аерылырга, тик кенә торырга теләмиләр. Хуҗалык атлар асрау шөгыленә керешкән.

Равил абый лаеклы ялга чыккач та 6 ел урманчылыкта хезмәт итә. Аннан үзенә тагын да кызыклырак эш таба. Атлар янында кайнашып көн узганын сизми дә кала.

-Урманчылыкта эшләгәндә дә бер баш атым бар иде. Аннан кызыгып китеп үрчеттем. Хәзер 6 баш ат асрыйм. Файдалы да, рәхәт тә эш, - ди ул.

Суфия апа 34 ел дәвамында фермада хезмәт итә. 30 ел дәвамында сыер сава. Аннан ашханәдә эшли. Хәзер инде йорт мәшәкатьләре белән кайнап яши, күп итеп кош-кортлар үстерә.

Равил һәм Суфия Галиуллиннар 44 ел парлы, тату гомер итәләр. 2 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар белән горурланып, оныклар сөеп гомер көзләрен ваклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев