Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар Апаста кунакта булды

Апас үзәк китапханәсендә Халыкара гаилә көне уңаеннан, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артистлары Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар белән очрашу узды.

(14 май, “Апастово-информ”).

  “Киңәшләшеп яшәү – гаилә нигезе” дип исемләнгән кичәгә китап укучылар, җырчыларның иҗатына гашыйк райондашлар, китапханә каршында эшләп килүче берләшмә вәкилләре, китапханәчеләр җыелды.

Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның иҗаты, гомер юлы, гаилә традицияләре, тату яшәү серләре белән танышу һәркемнең күңелендә җылы тәэсирләр калдырды. Затлы да, шул ук вакытта гади дә, эчкерсез дә була белде алар. Матур җырларын тыңладык, эчтәлекле шигырьләр белән таныштык. Бер гаилә кебек, җылы әңгәмә корып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырган арада вакыт узганы сизелмәде дә.

“Безне китапханә хезмәткәрләре очрашуга чакырды. Бик теләп риза булдык. Мондый рәвештәге очрашуда әле беренче генә катнашуыбыз. Тамашачылар, китап укучылар, матур әдәбият, шигърият сөючеләр белән күзгә-күз очрашып, уй-фикерләребезне бүлештек. Тату, матур гаилә буларак та сораулар күп булды. Апас районы безгә якын. Биредә иҗатташ гаилә дусларыбыз бик күп. Апас көннән-көн матурлана, аны инде танырлык түгел, кечкенә генә бер шәһәргә әйләнә бара”, - диләр Шакировлар.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев Җәвит һәм Зөлфия Шакировларга әлеге очрашуда катнашулары өчен рәхмәтләрен җиткерде, киләсе юбилейлары белән тәбрик итеп, Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Сезнең иҗатыгызны, матур парлар булуыгызны бөтен дөнья белә. Инде менә якыннан танышып, аралашырга туры килде. Киләчәктә дә матур пар булып, тигезлектә яшәргә язсын”, - диде ул.

Җәвит Шакиров үзе язган шигырьләрне тамашачы күңеленә җиткерде. Зөлфия Шакирова белән берлектә иҗат ителгән җырлар да тамашачы күңеленә барып җитте. Һәр сорауга тулы, эчкерсез җаваплар бирделәр, үзләренә тагын бер кабат гашыйк иттеләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев