Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автомобиль шинында яшелчә үстерергә мөмкинме?

Ашый торган яшелчә, җиләк-җимешне шиннар эченә утыртмагыз!!!

Иске автомобиль шины – бакчачыларда популяр материал. Алардан үсемлекләр өчен түтәл-клумбалар, сукмаклар һәм, “югары пилотаж” буларак, төрле сыннар ясыйлар.

Шул ук вакытта шиннар канцерогеннар һәм авыр материаллардан ясалганнар. Яшелчә-җимеш үскән бакчада куллансагыз, алар бүлеп чыгарган зарарлы матдәләр без ашаган яшелчә, җиләк белән безнең организмга эләгәчәк. Ул зарарлы матдәләр организмда тупланачак һәм билгеле бер массага җиткәч, сәламәтлек белән җитди проблемалар барлыкка киләчәк..

Әмма бу бөтен шиннарны да ашыгыч рәвештә участоктан казып алырга кирәк дигән сүз түгел. Әгәр алар ихатада урнашкан икән, чәчәкләр, декоратив үсемлекләр генә утыртылган икән, димәк, зыян юк.

Әйткәндәй, шиннар җылынган вакытта зарарлы матдәләр бүлә, шуңа аларның җылыну дәрәҗәсен киметү өчен ачык төсле буяуларга буягыз. Бу зарарлы матдәләр бүленүне киметергә мөмкинчелек бирәчәк.

Ә менә ашый торган яшелчә, җиләк-җимешне шиннар эченә утыртмагыз!

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2022-06-22/avtomobil-shinynda-yashelch-stererg-m-mkinme-2849935

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев