Авыл җирлекләре башлыклары бүләкләнде
Гомер бәйрәмнәрен – истәлекле юбилейларын каршылаган авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләү тантанасы узды.
(28 декабрь, “Апастово-информ”).
Табар Черкене авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин, Ишеево авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов, Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина истәлекле юбилейлары уңаеннан, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлеге секретаре Фәрид Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатына лаек булдылар. Шулай ук аларга профсоюз исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Истәлекле юбилейларын билгеләп үткән Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев, Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов та профсоюз исеменнән истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев