Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Икмәккә бәя арту көтелми

Татарстанда икмәк-күмәчкә бәяләр арту көтелми.

Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөйләде.

«Әлегә бездә икмәк бәяләре саклана. Якын арада бәя артуны көтмибез», – дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә икмәк пешерүчеләр өчен федераль һәм республиканың ярдәм чаралары гамәлдә. Республикада бу максатларга 300 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.

«Без ел дәвамында ярдәмне бүләбез һәм квартал саен җиткерәбез. Хәзер, мөгаен, акчаларның 40 процентын без икмәк пешерүчеләргә җиткердек», – диде Җәббаров.

Россия Президенты Владимир Путин икътисад мәсьәләләре буенча киңәшмәдә майның икенче яртысыннан илдә бәяләрнең үсүдән туктавы турында әйткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/avyl-xualygy-ministrlygy-ikmak-kumac-eslanmalarena-baya-artu-kotelmi-5855739

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев