Авыл хуҗалыгы министрлыгы республика аграрийларының мөмкинчелеген күрсәтә
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иткәндә “100 процент Татарстан” дип аталган интеллектуаль эшлекле тирәлек тәкъдим ителәчәк.
(17 август,"Апастово-информ").
2020нче елның 30нчы августыннан алып, 10 сентябренә кадәр, эфирда Россиянең иң инновацион регионы тәҗрибәсе турында зур күләмле онлайн чара тәкъдим ителәчәк. Анда тәҗрибә уртаклашу, яңа проектларга яңа инвесторлар һәм фикердәшләр туплау оештырылачак. Бу коммуникацион платформада бизнесны, хакимиятне һәм күренекле экспертларны берләштереп, Татарстанның стратегик үсешенең нәтиҗәле юллары турында фикер алышу булачак.
Әлеге форум 21 юнәлеш буенча 100 сессиядән торачак. Биредә IT-индустрия, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, туризм, икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек, биотехнология һәм башка юнәлешләр буенча фикерләшү булачак. Чаралар кысасында онлайн бәхәсләр, блогерларның фикерләре, экспертлар белән әңгәмәләр тәкъдим ителәчәк.
8нче сентябрь тулысынча республика авыл хуҗалыгы тармагына багышланачак. Бу көнне Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы агробиотехнологияләр, кырдан сәүдә ноктасына кадәр продукция илтү, авыл хуҗалыгын цифрлаштыру, дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләячәкләр. Аграр югары уку йортларына онлайн экскурсияләр ясап, агросәнәгать тармагы потенциалын ачыклаячаклар.
Дөньяның төрле төбәкләреннән теләүчеләр трансляциягә бушлай www.100 tatarstan.com сайтына керә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев