Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл яшәяше

Районда бүген барлыгы 22 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлеп эшли.

 

Район хакимиятендә авылларда сөт җыючылар, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары  башлыклары белән менә шушы мәсьәләне тирәнтен анализлау, бурычлар һәм максатлар билгеләү максатында махсус конференция үтте.

-Безнең районда бүген 3000 гектар сөрү җирләре фермерлар карамагында. Былтыр бу басуларда уртача бер гектар уңышы 19 центнер булды. Район буенча бу күрсәткеч бер гектардан уртача 22, 6 центнер тәшкил итте,-дип башлады анда үз чыгышын район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин. –Җиргә акча тыкмыйча гына зур уңышка, табышка өметләнеп булмый. Мисалга “АгроАктив“ хуҗалыгын алам-Болынбалыкчы белән Кормашта, мәсәлән, ашлык җитештерү өчен 1 гектарда чыгымнар уртача 20 мең сум тәшкил итә. Чыгымнар үзен икеләтә аклый да- бер гектардан реализацияләнгән продукция табышы 40-49 мең сум, ә рентабельлек күрсәткече бер гектар сөрү җирләренә 100 процентка кадәр җитә. Җирдән табыш алам дисәң,  районыбыз өчен яңа культуралар үстерүгә өстенлек бирергә кирәклеген аңлау җитми әле бездә. Бөртеккә дип техник һәм майлы культуралар-кукуруз, көнбагыш, рапс, горчицаның сатып алу бәясе, әйтик, бер килограммына 20 сумнан да артык, традицион арыш-бодай, арпаныкы - 10 сумнан артмый...

 

Бишне бирми алтыны алып кара...

Әйе, без бүген кышлату чорына ел ярымга җитәрлек итеп салам-печән, сенаж-силос әзерләргә өйрәндек һәм яңача эшли башладык. Сыйфаты, сакланышы да тел-теш тидерерлек түгел. Тик фермаларда, шәхси секторда җитештерелүче сөтнең артуы өчен бу гына җитми-рационны дөрес итеп баланслау-хәлиткеч этапларның берсе. “Нур“ хуҗалыгында соңгы ике елда сөт җитештерү һәм сату күләме икеләтә диярлек артты. Яңа җитәкче-Ришат Зыятдинов белән бер очрашканда моның серен ачырга тырыштым.

-Сыерлар саны шул ук калды,-ди. –Нәселе дә әлләни үзгәрмәде, анннан, савым сыерлары көтүен тулысынча яңарту бик озак вакытка исәпләнгән, чыгымы да шактый. Без инде бүген элеккечә тегермәндә тарттырылган бодай-арпа-солы-борчак фураж оны белән генә чикләнмибез. Ярлы рацион ул ярлылыккка юл ача. Савым сыерларын ашатуны төрләндерү өчен көнбагыш, рапс сыгынтысы-халыкча әйтсәк, җмых, киптерелгән чөгендер түбе кебек кушылмалар сатып алу бер яктан кыйммәт тә кебек, тик сөт арту барәбәренә ул чыгымнар өстәмә табыш китерә-бүген акчаны шулай санап эшләү отышлы.

 

Шәхси хуҗалык дәүләтнең уртак табынына эшли

Былтыр районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп сату күләме 1 миллиард ярым сум булса, шуның 450 миллион сумы шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар өлешенә туры килә. Бу күләмне арттырып була, тик башта беренче капитал-яңа терлекчелек биналары, нәселле терлекләр көтүе туплау, терлекләрнең сәламәтлеген кайгыртуга караш бик нык үзгәрергә тиеш.

-Дәүләт үз хуҗалыгында сату өчен күпләп ит-сөт җитештерүчеләрне якларга тырыша, безнең район күп төрле дәүләт программаларында актив катнаша,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе баш бухгалтеры Радик Латыйпов. -Узган ел нәтиҗәләре буенча йомгак ясыйм-үстерү өчен каз-үрдәк-чеби алучыларга аларны ашатуга азык сатып алганда судсидия алу өчен безгә бик күп апаслы мөрәҗәгать итте. Дәүләт куйган таләпләрнең төгәл һәм гадел үтәлешенә бик нык игътибар иттек, урыннарга чыгып тикшердек. Закон бозу очраклары булмады. Күпләп кош-корт алучыларга узган елда барлыгы дәүләттән 246 мең сумлык субсидия кайтты һәм банклардагы исәпләренә күчерелде. Саткан сөткә дә субсидияләр гадел итеп бирелде-бу максатка сөт тапшыручыларга авыл җирлекләре аша барлыгы 8 миллион 168 мең сумлык максатчан субсидия  таратылды. Хуҗалыгында сөт кәҗәсе асраучыларга 417 мең, атлар тотучыларга 397 мең сумлык субсидия күчерелде. Үз ихатасында күпләп терлек үстерү, ит-сөт җитештерергә теләүче апаслыларга мини-ферма салган  очракта дәүләт ярдәм каралган, узган елда 5 кешегә менә шундый тәртиптә 840 мең сумлык судсидия бирелде. Тиешле документлары белән үз абзарына нәселле терлек, әйтик, тана сатып алып кайтучыга  тоткан чыгымнарының бер өлешен-15 мең сумын дәүләт кайтарып бирә-былтыр бер апаслы менә шушы мөмкинлектән файдаланды. Татарстанда тагын “Начинающий фермер“ дәүләт программасы да гамәлдә-анысында да катнашабыз. Тиешле документлар белән раслангач шуңа нигезләнеп былтыр 2 апаслы дәүләттән 4 миллион 500 мең сумлык субсидия-дотация акчасы алды. Бүген халыктан җыелган сөтнең бер литрына әзерләүчеләр уртача 17 сумнан түли, ул артыр дип нык өметләнәбез.

Ришат Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев