Реклама
Җәмгыять
Авылны үз иткән кала кызы
Казан кызы Гөлнара Гәрәева бу якларга кияүгә чыгып, Кече Бакырчыда төпләнеп кала.
(14 февраль, “Апастово-информ”).
Гөлнара авыл тормышын үз итә. Хезмәтеннән дә курыкмый. Фермага эшкә урнашып, 25 елга якын биредә хезмәт куя.
“Бик тиз ияләштем. Кайнанам белән кайнатам да ярдәм итте”, - ди Гөлнара үзе.
Бүгенге көндә ул Кече Бакырчы фермасында бозаулар карый. Аның төркемендә 127 баш тана исәпләнә. Тормыш иптәше белән шәхси хуҗалыкларында да алар мал-туарны күпләп асрыйлар. Моның өстенә 18 мең төп кәбестә, чөгендер, бәрәңге кебек яшелчәләр дә үстерәләр. Шәһәрдә туып үссә дә ул хезмәтнең мәлен белеп башкара. Эшкә батыр, уңган, тырыш ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев