Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Авылыбыз белән чәчәк үстерергә яратабыз”

Багыш авылы йорт аллары, бакча һәм капка төпләре чәчәкләргә күмелгән.


 

(22 август, “Апастово-информ”). 
Багыш авылында тырыш, матурлыкны тоя белүче, эшчән халык яши. Биредә уңган хуҗабикәләр бик яратып чәчәкләр үстерәләр. 
“Ел саен чәчәк үстерүчеләр арасында бәйгеләр оештырабыз. Авылыбызда иң матур, иң күп чәчәк үстерүче Әсгать абый белән Рауза апа Бәдретдиновларга аеруча сокланабыз. Аларның бакчалары, өй аллары шау чәчәккә күмелгән. Рауза апа авылдашларыбыз белән дә бик тату гомер итә, киңәшләрен кызганмый. Кайчан килсәк тә, ачык йөзе белән безне каршы ала, фикерләшеп, сөйләшеп утыра. Бүген дә Рауза апаның чәчәкләр патшалыгына барып сокланып кайттык. Ул безнең белән чәчәк үстерү серләре белән уртаклашты, үзенең файдалы киңәшләрен бирде”, - дип хәбәр иттеләр авылдашлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев