Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыр югалту

Ибраһимов Әнвәр Гумәр улы Апаста яшәүче, Татарстанның һәм Россиянең Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Халыклар дуслыгы“ ордены кавалеры, “Хезмәттәге фидакарьлеге өчен“ медале иясе Әнвәр ага Ибраһимов 88 яшендә арабыздан китте.

Әнвәр ага Ибраһимов 1936 елның 7 гыйнварында туган сугыш чоры баласы. Сугыш беткәндә аңа 9 яшь була. Әнвәр ага да чордашлары кебек үк, хезмәт тәрбиясе алып, чыныгып, ныгып үсә. Бар көчен, тырышлыгын, булмышын туган ягына – Апас җиренә багышлаган тәҗрибәле аксакал иде ул. 50 елга якын җитәкче урыннарда эшләгән. Кайда гына хезмәт итсә дә, алдынгылыкны бирмәгән, үзе артыннан якты эзләр калдырган. Апас район ветлечебницасының веттехнигы, инкубатор станциясе җитәкчесе, терлекләрне ясалма орлыкландыру станциясе һәм хәзерләүләр конторасы директоры булган. Кошчылык фабрикасын исә 25 ел дәвамында җитәкләгән. Төбәкнең иң эре фабрикасы халыкны кош ите һәм йомырка белән өзлексез тәэмин иткән.
Фабрикадан соң Әнвәр Гумәр улы карьер оешмасында, "Каратун" оешмасында генераль директор булып хезмәт итеп лаеклы ялга чыга.
Әнвәр Гумәр улы Ибраһимов төз гәүдәле, хәрәкәтчән, җитез булып хәтерләребездә калыр. Кем белән генә сөйләшсәң дә, аның яхшы кеше, тәҗрибәле шәхес, алмаштыргысыз җитәкче, дөрес киңәшче булуын сөйләр.
Әнвәр Гумәр улы тормыш иптәше Ирина Алексеевна белән ике кыз тәрбияләп үстергән.
Ибраһимов Әнвәр Гумәр улының вафатын тирән кайгы белән белдерәбез, балаларының, оныкларының, якыннарының югалту ачысын уртаклашабыз. Әнвәр абый, аның башкарган эшләре, калдырган эзе күңелләрдә озак сакланыр.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы,
Булат Әхмәтҗанов,
район башкарма комитеты җитәкчесе,
Радик Гыйсмәтов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев