Авыр югалту
14 март көнне районыбызның иң хөрмәтле кешеләренең берсе Шакиров Рәкыйп Галимҗан улы 68нче яшендә көтмәгәндә-уйламаганда мәңгелеккә күзен йомды.
(16 март, “Апастово-информ”).
Бу хәбәр барлык райондашларыбызны, якыннарын, туганнарын, бергә эшләгән хезмәттәшләрен тетрәндерде.
Яшьтән үк табигатькә, туган төбәгенә гашыйк булган егет, үзенең хезмәттәге беренче адымнарын туган авылы кырларында тракторлар гөрелтесе белән бәйли. Армия сафларыннан әйләнеп кайтуга, Тәтеш авылы хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, 1978нче елдан 1981нче елга кадәр Горбунов колхозында баш агроном булып эшли. Буш вакытларында кулларына сердәше – иң якын дусты, абыйсы Ринат өйрәткән гармунын алырга ярата ул. Табигатькә тартылган күңеле җырга-моңга гашыйк була аның. Биеш авыл Советы рәисе, Горбунов колхозының партком секретаре булып эшләгән елларда үзешчән сәнгатькә аеруча зур игътибар бирә ул. Талантлы, тырыш, сабыр холыклы Рәкыйпнең хезмәтен район җитәкчеләре дә күреп алып, 1987нче елны райпо рәисе урынбасары итеп районга күчерәләр. Югары белемле белгечне төрле өлкәләрдә эшләү дәвамында үзешчән сәнгатькә булган җылы мөнәсәбәтен, сәләтен истә тотып, аны район мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Оештыру осталыгы, һәр кеше белән уртак тел таба белүе, талантлы җитәкче, югары белемле белгеч булуы нинди генә өлкәдә эшләсә дә, Шакиров Рәкыйп Галимҗановичның тормыш юлын яктыртып баручы нур булды. Районның киң мәдәният челтәрен җитәкләү зур җаваплылык таләп итә. Ул бу хезмәткә тирән белемен, көчле энергиясен, бай тәҗрибәсен салды. Район мәдәнияте төрле өлкәләр буенча республикакүләм программаларда танылды. Бу җитәкченең эшенә булган иҗади карашын, үзенчәлеген, нәтиҗәлелеген, эшенең системага салынганлыгын күрсәтте.
21 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган райондашыбыз лаеклы ялга чыккач та, яраткан хезмәтеннән, хезмәттәшләреннән аерыласы килмәде. Актив тормыш алып барды, тынгысыз күңелле булып яшәде. Соңгы вакытта шигырьләр иҗат итте, мәдәни чаралардан калмады. Чын йөрәгеннән сәхнәне яратты. Аның гомере дә кулына яраткан гармунын тоткан килеш сәхнәдә өзелде.
Рәкыйп Галимҗанович арабызда булмаса да, аның тынгысыз хезмәттә узган гүзәл гомере райондашларыбызның күңелләрендә мәңге сакланыр.
Мәрхүмнең барлык якыннарының, туганнарының, хезмәттәшләренең, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Айрат Җиһаншин,
муниципаль район башлыгы,
Алмаз Тугушев,
район башкарма комитеты җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев