“Авырлыклары да, кайгылары да баштан узды”
Әлмәндәрдә яшәүче Диләфрүз әби Хөснетдинова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(11 август, “Апастово-информ”).
Диләфрүз әби район башлыгы исеменнән котлаулар кабул итте. Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин эчкерсез теләкләр аша бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Диләфрүз әби Хөснетдинова тормыш иптәше белән берлектә 6 бала тәрбияләп үстергән. 13 онык һәм 21 оныкчык өчен кадерле дәү әни һәм дәү әти булып яшиләр. Улы Әгъзам, килене Резедә тәрбиясендә төп йортта гомер итәләр.
“Фермада да хезмәт иттем, балалар бакчасында эшләдем. Авырлыклары да, кайгылары да баштан узды. Шөкер, шатлыклы көннәребез дә күп булды. Гомер көзләренә парлап атлау да олы бәхет. Тормышыбыз шөкер итәрлек, - ди ул әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев