Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Ахирәт»ләр изге эштә

Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга җибәрү өчен Чирмешән мәдәният йортында «Ахирәт» берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар өй токмач кискән.

(11 февраль, "Апастово-информ").

 "Егетләребез үзебезнең милли ризыктан авыз итсеннәр, исән-сау, сәламәт көе, тиз арада җиңү белән кайтсыннар",- диләр уңган куллы, изге йөрәкле ханымнар.

Реклама

  "Ахирәт" берләшмәсе кызлары кискән токмачларны "Алга" клубына  - гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырып та кайттылар. Бу хакта Нурия Габдрахманова хәбәр итте.

 "Хаҗиәхмәтова Айсылу апаның җибәргән сәдакасын да рәхмәтләр әйтеп кабул иттеләр. Мондый эшләр дәвамлы булсын иде. Теләге һәм мөмкинлеге булган һәркем бу изге эштә катнаша, мобилизацияләнгән егетләребезгә үзенең ярдәмен тәкъдим итә ала. Изгелек җирдә ятмас", - ди ул.
#ярдәмянәшә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев