Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айдар Сәлимгәрәев журналистларны Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлады

Республикабыз журналистлары югары һөнәри дәрәҗәләре, яраткан хезмәтләренә тугрылыклары, Татарстанның һәм илебезнең язмышына битараф булмаулары белән аерылып торалар.

(19 май, “Апастово-информ”).


“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журналистларны, полиграфия һәм китап басу хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлады.


Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, массакүләм матбугат чаралары илебез һәм республикабыз өчен шундый гади булмаган хәлдә, ягъни, санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә вируска каршы күрелә торган чаралар һәм халыкка ярдәм күрсәтү тәртипләре турында төгәл, ачык информация җиткерүнең төп чыганаклары булып торалар.


“Сезнең хезмәтегез һәм күрсәткән осталыгыгыз зур әһәмияткә ия. Үзегезнең мәкаләләрегез белән республикабызның бердәмлегенә һәм үсешенә сизелерлек өлеш кертәсез. Массакүләм матбугат чаралары хөкүмәт белән җәмгыять арасында аңлашу мәйданы булып тора. Киләчәктә дә, тормышыбызның барлык өлкәләрендә баручы вакыйгалар турында халыкны оператив һәм төгәл хәбәрләр белән тәэмин итү бик мөһим”, - диелә котлауда.


Республикабыз матбугатында һәрвакыт иҗади, талантлы, җаваплы, битараф булмаган кешеләр эшләде һәм эшли. “Безнең журналистлар үзләренең осталыклары, тапшырылган эшкә җаваплы караулары, Татарстан һәм илебез язмышына битараф булмаулары белән аерылып торалар. Киләчәктә дә, әлеге сыйфатларыгыз - сезнең көндәлек хезмәтегездә нигез булып торыр дип ышанам”, - “Татмедиа” җитәкчесе шулай диде.


“Чын йөрәктән фидакарь хезмәтегез, эшегезгә җаваплы карашыгыз, бик зур иҗади бирелгәнлегегез өчен рәхмәт белдерәм. Республика массакүләм матбугат чаралары сакланып калып, киләчәктә дә үсүләре, иҗади һәм нәтиҗәле эшләүләре өчен без көчебездән килгәннең барысын да эшләячәкбез.


Һөнәри бәйрәмегез белән сезне! Матбугат көне белән! Иҗади планнарыгызның тормышка ашуын телим. Эшләрегездә уңышлар, барлык башлангычларыгызда, иҗади рухыгызда зур энергия һәм башкарган хезмәтегезнең матур нәтиҗәләргә китерүен телим. Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлектә яшәргә язсын”, - дип төгәлләде Сәлимгәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев