Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

АЙНУР ҺӘМ ИЛНУР

Ике игез бертуган без, Аермыйлар кайчакта. Акыллылар дип мактыйлар, Кая гына барсак та. Беребез Айнур - айның нуры, Беребез Илнур - илнең нуры. Әти-әни, туганнарга, Булабыз өйнең нуры. 2005нче елның 30 августында, шундый матур, аяз көнне, Татарстанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә, игез балаларыбыз Айнур һәм Илнур тәүге тапкыр дөньяга аваз...

Ике игез бертуган без,

Аермыйлар кайчакта.

Акыллылар дип мактыйлар,

Кая гына барсак та.

Беребез Айнур - айның нуры,

Беребез Илнур - илнең нуры.

Әти-әни, туганнарга,

Булабыз өйнең нуры.

2005нче елның 30 августында, шундый матур, аяз көнне, Татарстанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә, игез балаларыбыз Айнур һәм Илнур тәүге тапкыр дөньяга аваз салды. Икеләтә бәйрәм безнең өчен генә түгел, алар өчен дә менә ничә елдан бирле, без ике бәйрәмне бер үк көнне билгеләп үтәбез.

Туганда ук табиб абыйлары игезәкләр күлмәк белән туган, бик бәхетле балалар булырлар дигән иде, әйе алар бик бәхетле, чөнки Аллаһ тәгаләсе аларга сәламәтлекнең иң зурын, зиһенен дә, акылын да, сәләтен дә өеп биргән, моның өчен без Аллаһ тәгаләгә мең рәхмәтлебез.

Игезәкләр туу нәселдәнлек билгесе диләр, әйе хак сүз, бер буын аша әти ягыннан килгән, дәү әниемнең игезәк кызлары туса, минем менә ике игезәк улларым туды. Тугач та, игезәкләрне бер-берсеннән аеру авыр иде билгеле, ике тамчы судай охшаш иде йөзләре, тик менә без аларны аерырлык билгеләре барын күреп алдык, икесе дә миңле, ләкин ике миң ике җирдә, Айнурның сул ягындагы битендә, Илнурның шулай ук сул ягында ияктә.

Бишектә ятканда да сабырлыкларына таң кала идек, үз вакытларын белеп ашарга да сабыр гына сорый белә иде алар, бер үк вакытта ашыйлар, бер үк вакытта йоклыйлар иде, ә менә үсә төшкәч, гадәтләре белән дә аерыла башладылар.

Айнурыбыз - тыныч, сабыр, акыллы, зиһенле.

Илнурыбыз - акыллы, тырыш, гипер актив бала булып үсеп килә. Аның өлгермәгән җире юк, көрәш, хоккей түгәрәгенә дә йөри, җыр-биюгә дә оста, үзе белән Айнурны да ияртеп бара. Берсе өчен берсе җан атып торалар балалар, бер-берсен яклау инде аларның канына сеңгән дисәң дә була, ятка сүз дә әйттермиләр. Уйнаганда да күңелле аларга, чөнки икәү бер-берсенә иптәш, кемдер үзенә иптәш өзләгәндә, аларга ул кайгы юк, сердәшләр дә үзләре. Өй эшләрендә күмәкләшеп эшлибез, игезәкләр булышалар.

Игезәк балалар тудыручыларга бәхет телим һәм сәламәт булсыннар, бер дә курыкмасыннар. Һәрбер бала үз ризыгы, бәхете белән туа һәм акыллы булып үсә, чөнки алар икәү.

Лилия Сәгъдеева.

Апас авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев