Азат абый Гомәров гомерен туган ягына хезмәт итүгә багышлаган
Апаста яшәүче Азат абый Гомәров 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(10 сентябрь, “Апастово-информ”).
Азат абыйны олы юбилее белән район башлыгы исеменнән аның урынбасары Ленар Хантимиров котлады. Шәһәр тибындагы Апас поселогының башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина да ихлас теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләк тапшырды.
Азат абый тормыш иптәше Гөлсинә апа белән өч балага гомер бүләк иткән, аларны үз үрнәгендә тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарга булышкан. Ике кызлары - Гөлшат апа белән Дилбәр апа озак еллар мәгариф тармагында эшләделәр. Уллары Марат һәм килене Рания бүгенге көндә Апас урта мәктәбе укучыларына белем һәм тәрбия бирүче абруйлы мөгаллимнәр.
Азат абый үзе дә районыбыз үсеше өчен зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Хезмәт юлын Борнаш ветеринария участогында ветфельдшер булып башлый ул. Аннан Апаска терлекләрне ясалма орлыкландыру станциясе директоры итеп билгеләнә. Партиянең Апас район комитетында 23 ел дәвамында оештыру бүлегендә инструктор, бер үк вакытта райкомның профсоюз рәисе һәм парткомиссия әгъзасы булып тора. 10 ел Көлкәш авылында имам-хатыйб вазифасын башкара. Азат абыйның күңеле һәрчак игелектә, изгелектә. Аның инициативасы белән Көлкәш авылына мәчет салына. Моның өчен әле дә авылдашларыннан рәхмәт сүзләре ишетеп яши.
Азат абый шулай ук гомере буе җәмәгать эшләренең үзәгендә кайнаган. Активлыгы, тырышлыгы, тормышка позитив карашы белән аерылып торган. Оста гармунчы да әле ул. Заманында Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсында лауреат исемен яулаганы турында да горурланып искә ала.
Азат абыйның туган көне мул сыйлы табыннар артында - балалары, оныклары, дуслары янәшәсендә узды. Күзләр генә тимәсен, зиһене ачык, хәтере нык аның. Гомеренең һәр мизгелен сагынып искә алды ул, үзен хөрмәтләп килүче һәркемгә олы рәхмәтен белдерде. Соңыннан кунакларга матур итеп пианинода уйнап күрсәтте, гармун моңнары белән сөендерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев