Азат Яппаров: “Апас флагын җиңү белән алып кайтырбыз”
23 нче ноябрь көнне район башлыгы Айрат Җиһаншин Казан шәһәрендә хәрби өйрәнүләр узучы райондашларыбыз янына барды.
Коеп яңгыр явып торуга да карамастан кирәк-яраклар тутырылган машиналар юлга кузгалды. Хәрби әзерлек узучы егетләрне кичке җидедә полигоннан автобуслар белән кайтаралар. Безне алар шатланып каршы алдылар.
– Беренче тапкыр килеп егетләрнең хәлләрен белеп, борчуларын, нәрсә кирәк булуын белеп киттек. Кабат килгәндә алар сораган әйберләрне – тактик перчаткалар, тез калканнары, армия утыргычлары, тышкы аккумулятор, фонарь һәм башка кирәк яраклар булдырдык. Бүгенге көндә хәрби операциядә булган егетләр белән хәбәргә чыгып сөйләшеп торабыз. Анда киткәч нәрсәләр кирәк икәнен дә сораштык. Бу юлы рюкзаклар, дарулар тутырылган аптечка, чәйләр тутырылган термослар, балаклава, шлемнар, озак сакланышлы азык-төлек алып килдек. Өч миллион ике йөздән артыкка кирәкле әйберләрне Мәскәүдән кайтардык. Менә тагын кирәкле әйберләрен әйттеләр, аларын да булдырачакбыз. Гуманитар ярдәм җибәрдек, гаиләләргә һәрдаим ярдәм итеп торабыз. Барлык район халкына рәхмәтемне ирештерәм. Егетләребезгә исән-имин булып җиңеп кайтуларын теләп калабыз, - диде район башлыгы.
Әлмәндәр авылыннан Шамил Абдуллин чакыру килгәч бер дә аптырап калмый. Бер көн эчендә җыенып хәрби комиссариатка юл ала.
– Бүгенге көндә туган авылымда әтием, энем яши. Гаиләм күрше районда. Ике улым югары уку йортында белем алалар. Район башлыгы килеп хәлебезне белеп, нәрсә сорасак шуны алып килеп тора. Кием-салыммы, азык-төлекме, хәрби җиһазлар – барысын да булдырып тора. Шулай ук Каратун мәктәбе бер машина төяп килеп бөтен казарманы сыйладылар. Мәктәп директоры Илмаз Илгизәр улына, коллективына, укучыларга безнең исемнән рәхмәтләрне җиткерегез әле, - диде Шамил Абдуллин.
Кызылтау авылыннан Азат Яппаров барлык әниләргә, район халкына сәламнәрен җибәрде.
– Район башлыгы икенче тапкыр килде. Тактик перчаткалар, күзлекләр, хәтта көрәкләргә кадәр алып килделәр. Башка районнар белән чагыштырганда безнең бөтен әйберләребез булды. Иң мөһиме Апас флагын алып килделәр. Без аны монда элеп куябыз. Алла боерса җиңү белән флагны алып та кайтабыз, - диде Азат.
Егетләребез үзләре дә видеога төшереп, социаль челтәрләргә куеп баралар. Һәрвакыт безнең белән элемтәдә. Әниләр көненә котлау җибәрәбез диделәр.
– Апасларга күп итеп сәлам җибәрәбез. Борчылмагыз. Барысы да яхшы була. Без Апаслар, без булдырабыз, - диде Олы Бакырчыдан Тимур Мәүлетов.
Кыю, батыр райондашларга уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев