“Бабаем мине бәхетле итәр өчен авылга алып кайткан»
Болын-Балыкчы авылында яшәүче Мәһфүзә әби Сабирҗанова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(15 июнь, “Апастово-информ”).
Урта Азия якларына үз бәхетен эзләп чыгып киткән Касыйм бабай гомерлек тормыш юлдашын, олы мәхәббәтен дә биредә очрата.
Мәһфүзә апа белән гаилә корып, янәдән туган якларына кайтып төпләнәләр алар. Биш балага гомер бүләк итеп, үрнәк, тату гаилә булып, 68 ел парлы гомер кичерәләр. Балаларны да хезмәт белән тәрбияләп, олы тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр.
Мәһфүзә әби 90 яшьлек гомер бәйрәме көнендә балалары, оныклары янәшәсендә үткәннәрне янә бер искә алды.
“Авылга кайтканда бер генә дә татарча белми идем. Авыл халкы хөрмәт итте. Бабаем да бәхетле итәр өчен алып кайткан мине”, - ди ул.
Әби озак еллар почта бүлегендә эшләгән. Колхозның төрле хезмәтләрендә йөргән, бишәр гектар чөгендер эшкәрткән.
Олыгайган көннәрендә дә бер-берсенә ныклы терәк булып, шөкер итеп яши өлкәннәр. Кайгыртып торучы кызлары, оныклары һәм оныкчыклары да Касыйм бабай белән Мәһфүзә әби өчен бу тормышта иң зур бәхет.
Мәһфүзә әби Сабирҗанованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Болын-Балыкчы авыл җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов тәбрик итте. Акъәбигә район башлыгы исеменнән һәм ветераннар Советы исеменнән изге теләкләр җиткерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев