Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бәгыремнән өзелгән балам бит...”

Әлеге язмага бик озак алына алмыйча йөрдем. Сөенеч һәм хәсрәтнең шулай якын йөрүен таныйсы да, аңлыйсы да бик читен булды. Әле кайчан гына кавышу шатлыгын бүлешкән парларны, язмыш чит җирләрдә аерыр дип кем уйласын? Райондашыбыз Данияр Гайфетдиновның батырлыклар белән узган кыска гына гомер юлы турында кабаттан әнисе Алсу апа белән сөйләштек.

  •  
  • - 26 сентябрьдә улыма повестка килде. Аңлашмыйча да калдык. Тиз генә җыенып, икенче көнне үк Казанга кузгалды. Анда бер ай өйрәнүләр уздылар. Башта Белгород янында, аннан Луганск ягында яшәделәр. Мотоукчылар ротасына эләкте. Артыгын сөйләргә яратмады, - ди Алсу апа.
    5 ир балага гомер биргән, нык характерлы, тормышта югалып калмаслык итеп тәрбияләгән Ана Данияр турында озаклап истәлекләр яңарта. Яратып, сагынып, горурланып сөйли.
    -Арада аерылып торды. Бик акыллы малай иде. Гомере генә кыска булды. Үзен соңгы юлга озатырга кайткан дуслары да елый-елый сөйләде. Миңа еламаска, сабыр булырга кушалар. Ә үзләре күз яшьләрен тыя алмый. Бәгыремнән өзелгән балам бит, - ди Ана.
    Сугышчан хезмәттәшләре Даниярның ярдәмчел, чиста-пөхтә, ару һәм курку белмәс булуы, хезмәт яратуы хакында әйтеп, шундый ул үстергән гаиләгә рәхмәтләрен җиткерәләр. Даниярның әтисе бу хакта ишетә алмаса да, аларның сүзләре дога булып барып ирешкәндер. Гаилә башлыгын алар 2007 елда югалта.
    -Данияр аралашучан, кешенең ышанычын яулый белә иде. Украина җирендә дә бер бабай белән дуслашты. Аңа ипи, су алып кайтып бирә иде. Төнгедән чыккач, йокламыйча өелеп торган утынын ярып бирде. Ә бабай рәхмәт йөзеннән мунчага чакыра иде. Данияр анда үзе генә бармады, дусларын да ияртте. Безне беркайчан ач итмәде. Бер сынык ипие булса, шуны да бүлеп бирер иде. Бар җиребезне тәртипкә китереп, чиста тотты. Данияр белән булган хәлләрне ишеткәч, бабай да елады, - дип сөйли хәрби дуслары.
    Шушы 1 елдан артык вакыт эчендә Данияр ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайта. 28 сентябрьдә тормыш иптәше Ләйсән белән язылышып, 1 октябрьдә кабат махсус хәрби операция зонасына китә.
    -Улымның күзләре үк башка төрле иде. Авырыймы соң бу бала, дип борчылдым. Әйдә бераз дәвалан, дип әйтеп карадым. “Мин калсам, дусларым кайта алмый”, - диде. Әллә күңеле сизде, әллә борчылды, - дип, бала сагынычын яңарта Алсу апа.
    Данияр 10 октябрьдән соң элемтәдән югала. Бу аның тормыш иптәше Ләйсәнгә соңгы шалтыратуы була. Дуслары белдергәнчә, Данияр бер яралы иптәшен алып чыга, икенчесе артыннан кереп китә. Шул вакыт өстенә снаряд төшә. Бу вакытта хәбәр көтеп, кулларыннан телефоннарын төшермәгән якыннары күрәзәчеләрнең “Исән!” – дигән сүзләреннән юаныч таба, аның туган якларга исән-имин кайтуына ышанычны югалтмый.
    -Ят номердан шалтыратып, моргта булуын әйттеләр. Телефон номерын язып, улымның күкрәгенә куеп калдырганнар. Шуннан минем тормыш икегә бүленде инде. Улларым Ростов шәһәренә Даниярны тану өчен бардылар. Алар ул мизгелне сөйләгәндә әле дә елый. Шуңа шатланам, мөселманнарча юып, кәфенләп күмдек. Вакытында алып кайтып туган җир туфрагы куенына салдык, - ди Ана.
    Батыр, кыю егет Данияр Гайфетдиновның исеме еш яңгырый. Гомерен дә кызганмыйча иминлек өчен көршүе, Иленә, дусларына тугры калуы үрнәк итеп куела. Әнисе Алсу апа фотосурәтләренә карап аның изге гамәлләрен саный. Юаныч табарга тырыша.

    Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Сатмыш авылы егете Гайфетдинов Данияр Даньяс улы үлгәннән соң, Россия Федерациясе Президенты Боерыгы белән “Батырлык ордены”на лаек булды.

    Сатмыш авылында яшәүче әнисе Алсу апа Гайфетдиновага “Батырлык орден”ын район башлыгы Айрат Җиһаншин, район хәрби комиссары Наил Җантемиров тапшырды.

    Әлеге язма белән кабат күңел җәрәхәтләренә кагылганбыздыр. Әнисе Алсу апага, тормыш иптәше Ләйсәнгә, абый-энекәшләренә күркәм сабырлыклар телибез, гаиләнең мәңге эзен җуймас хәсрәтен уртаклашабыз.
    Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев