Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Багыш авылы егетләре хатын-кызларга зур бүләк ясадылар

Багыш авылы клубында бәйрәм уңаеннан бик матур кичә узды.

(8 март, “Апастово-информ”). 

Танылган җырчы Ринат Рахматуллин ике сәгать дәвамында халыкка бик матур концерт куйды. Концерт-кичәне уздыру өчен Казанда яшәүче Багыш авылы егетләре Таһир Хәбибуллин, Җәүдәт Вафин һәм Марат Ярмиев ярдәм итте. 
Кичәдә “Апас” якташлык җәмгыяте әгъзалары Алсу Әсхәдуллина һәм Марат Ярмиев бүгенге көндә уллары хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләрен бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр һәм Апас районы мәчетләре турындагы китаплар тапшырдылар. 
Бу хакта бәйрәм кичәсен оештыруда башлап йөрүче клуб мөдире Сания Вафина хәбәр итте. 
“Концерт искиткеч матур узды. Халык шыгрым тулы иде. Авылдашларыма, “Апас” якташлык җәмгыятенә матур кичә бүләк иткәннәре өчен чиксез рәхмәт”, - диде ул.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев