Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Багыш авылында яшәүче Ярмиевлар 55 ел парлы гомер юлы узган

Фәрит һәм Фәридә Ярмиевлар Чирмешән җирлегендә иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Алар 55 ел парлы гаилә сукмагыннан җитәкләшеп атлыйлар.

(5 гыйнвар, "Апастово-информ").


Ярмиевлар 16 декабрьдә гаилә бәйрәмнәрен каршылады. Алар Зөбәрҗәт туйлары һәм Яңа ел бәйрәме уңаеннан район башлыгы исеменнән котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.

Фәрит абый бар гомерен туган авылына багышлаган. Колхозда төрле эшләрдә катнашкан, бригадир вазифасын да башкарган. Хәзерге вакытта Багыш авылы халкын дин юлына өнди, имам-хатыйп булып тора.
Фәридә апа озак еллар яшь буынга белем һәм тәрбия орлыклары өләшкән. Чирмешән мәктәбендә озак еллар укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан.

"Гаиләдә бик акыллы, тәртипле 1 егет үсте. Гаилә бар яктан да үрнәк. Дөрес киңәшләрен биреп торалар", - ди Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин.

"Арабызда тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай парларның булуы сөендерә. Аларга 55 ел элек кабызган гаилә учакларын сүндермичә бүген дә бер уйда, бер фикердә яши. Ярмиевлар яшь гаиләләргә үрнәк",- ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев